news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасстагы «Кышлау нуры» мәчетендә балалар өчен экскурсия оештырдылар

Аларга милләтара тынычлык һәм татулык, һәр кешенең мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйләделәр.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы кысаларында Кемерово өлкәсе Кышлау авылының «Кышлау нуры» мәчете имамы Хөсәенджон Дарвозиев Юрга шәһәренең 3нче мәктәбендә белем алучы V сыйныф укучылары белән «Халыклар дуслыгы» дигән темага очрашу үткәрде.

Интерактив чыгыш вакытында милләтара тынычлык һәм татулык, һәр кешенең мөһимлеге һәм кирәклеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot