Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кузбасстагы «Чулпан» мәчетенең 9 яшьлек шәкерте хафиз булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте «Чулпан» мәчетенең 9 яшьлек шәкерте хафиз булды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте.
Бу шатлыклы вакыйга шәкерт Мөхәммәдрәсүл Сәфәровның шәхси казанышы гына булып калмыйча, Новокузнецк шәһәренең бөтен мөселман өммәте өчен истәлекле мизгел булды. Бу хакта «Чулпан» мәчетенә йөрүчеләргә җомга вәгазе вакытында мәчетнең имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов сөйләгән.
Мөхәммәдрәсүл Сәфәров берничә ел дәвамында бер-бер артлы Изге Коръән аятьләрен ятлый һәм, ниһаять, үз максатына ирешә. Хафизның әтисенең һәм мәчетнең Коръән укытучысы Кори Садриддинның өлеше зур, диелә хәбәрдә.
Яшь хафизга нибары 9 яшь, дип билгеләп үтелә. «Чулпан» мәчете яңа хафизларны укыту һәм тәрбияләү эшен дәвам итәчәк. Мондый укучыларның уңышлары бөтен җыенның горурлыгы булып тора һәм дини белем бирүнең мөһимлеген раслый.
Киләчәктә, мөгаен, остазлары һәм укытучылары күрсәткән ярдәм нәтиҗәсендә Коръәнне ятлауда уңышларга ирешкән тагын да күбрәк яшь талантларны күрербез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз