Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кузбасста Татар мәдәнияте көннәре фестивалендә татар ансамбльләре бәйгесе була
Кемерово өлкәсенең ансамбль коллективлары җыр, бию, аш-су әзерләү осталыгын тәкъдим итәчәк.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 12 декабрьдә Кемерово өлкәсендә беренче тапкыр «Татар мәдәнияте көннәре» онлайн-фестивале узачак. Бәйрәмдә өлкәнең 15 татар ансамбле җыр һәм бию осталыкларын күрсәтәчәк. Бу хакта фестивальнең оештыручысы Тимур Галиев сөйләде.
«Кемерово өлкәсендәге барлык авылларда булдык, төбәктәге ансамбльләрне барлап, чыгышларын видеога төшереп чыктык. Аларны онлайн карап, тавыш бирү ысулы белән сайлап алачакбыз. Көндәшлек зур, ансамбльләр җыр, бию номерларыннан тыш, аш-су осталыкларын да күрсәтә. Катнашучыларның уртача яше — 50 яшь. Фестивальгә татар халык, эстрада җырларын башкаручылар кабул ителде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Тимур сүзләренчә, фестиваль You Tube хостингында Кузбасс татараларының үз каналында барачак. «Бәйрәмне „Татар федераль милли-мәдәни автономия“ оешмасы үткәрергә ярдәм итә. Өч сәгатьлек бәйрәмне теләге булган һәр кеше интернетка кереп карый алачак. Гомумән, фестиваль 40 номердан торачак. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак», — диде оештыручы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз