news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасста «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

Бәйгенең максаты - татар халкының традицияләрен һәм буыннар арасындагы элемтәләрне саклау.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Прокопьевск шәһәренең «Яшьлек» Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды. Бу хакта «Кузбасс» газетасы сайты хәбәр итә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Розалия Вәлиева - «Назлы кыз», Эльвира Вәлиева - «Сөйкемле кыз», Елизавета Буева «Уңган кыз» дип табылды. Венера Искәндәрова исә «Татар кызы-2019» бәйгесенең җиңүчесе булды.

Барлык кызларга да иганәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Бәйге «Ләйсән» һәм «Агымсу» ансамбльләренең чыгышлары белән үрелеп барды.

Оештыручылар әйтүенчә, «Татар кызы» бәйгесе инде дүртенче ел үткәрелә. Аның максаты – татар халкының традицияләрен һәм буыннар арасындагы элемтәләрне саклау. «Ясная поляна» Мәдәният йортында узган конкурста 16-30 яшьлек кызлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100