Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кузбасста Шахтерлар Сабан туе узачак
Прокопьевск шәһәре башлыгы Максим Шкарабейников якынлашып килүче Шахтерлар Сабан туе афишасын тәкъдим итте. Бәйрәм 11 июльдә Зенков паркында узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, Шахтерлар Сабан туе инде күптән Кузбассның визит карточкасына әверелде. Быел ул алтынчы тапкыр узачак: 2021 елдан алып Шахтерлар Сабан туе чиратлап Новокузнецкида һәм Кемеровода оештырылган, ә 2024 елдан бирле бәйрәмнең даими урыны буларак Прокопьевск шәһәре сайланган.
Быел кунакларны Кузбасс халыкларының традицион милли утарлары (шор, мордва, удмурт, татар һ.б.), көрәш ярышы, төрле халыкларның милли ризыклары, түбәтәйләр конкурсы, күлмәкләр һәм милли яулыклар фестивале, ат спорты һәм милләтара йөгереш көтә. Шулай ук Татарстан Республикасыннан да кунаклар көтеп калалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз