Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кузбасста Россия халыклары бердәмлеге елын ачу тантанасы булды
Кузбасста Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елын ачу тантанасы булды. Бу хакта Кузбасс татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
«Кузбасс халыклары Ассамблеясы» этномәдәни проектының пленар утырышы көннең төп вакыйгасы булды. Проектның максаты - милләтара татулыкны ныгыту һәм Кузбассның мәдәни күптөрлелеген саклап калу.
Пленар утырышны Кузбасс губернаторы Илья Середюк ачты.
«Кузбасста 135 милләт вәкиле дус-тату гомер итә. Шуңа күрә милләтара татулык безнең өчен - иҗтимагый иминлек һәм тотрыклы үсеш мәсьәләсе. Безнең алда торган зур стратегик максат - Кузбасста үзара хөрмәт атмосферасын саклау һәм аның киләсе буыннар өчен дәвамчанлыгын тәэмин итү», - дип искәртте ул.
Утырышта шулай ук Россия Милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, Кемерово һәм Прокопьевск митрополиты, Кузбасс митрополиясе башлыгы Аристарх, «Россия халыклары Ассамблеясы»ның Кемерово өлкәсендәге төбәк бүлеге рәисе урынбасары Тимур Галиев, махсус хәрби операция ветераннарының Кузбасс берлеге рәисе Алексей Савин, Кузбасс Парламенты башлыгы Алексей Зеленин, Кемерово шәһәре башлыгы Дмитрий Анисимов һәм өлкә депутатлары катнашты.
Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев утырышта «Гражданлык тәңгәллеге һәм тотрыклылык нигезе буларак конфессияара хезмәттәшлек» темасына доклад белән чыгыш ясады. Мөфти үз чыгышында Кузбассның төрле халыклар, мәдәниятләр һәм дин вәкилләре үзара хөрмәт атмосферасында яши торган төбәк булуын билгеләп үтте.
Утырышта 860тан артык кеше катнашты, алар арасында милли, дини һәм патриотик оешмалар, мәгариф учреждениеләре вәкилләре дә бар иде. Тагын 3 меңнән артык кеше өлкәнең барлык муниципалитетларыннан онлайн режимда катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз