news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасста өлкә мәчетләренә йөрүчеләр арасында җәйге спартакиада оештырдылар

Кузбасста өлкә мәчетләренә йөрүчеләр арасында җәйге спартакиада оештырдылар
https://dsmr.ru/

Ленинск-Кузнецкий шәһәренең «Олимпиец» спорт комплексы стадионында спорт ярышлары узды. Спартакиадада Прокопьевск, Ленинск-Кузнецкий, Кемерово, Осинники, Новокузнецк, Киселевсктан һәм Прокопьевск районының Югары Егос авылыннан 7 команда катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар спортның 6 төрендә: эстафета, тартылу, отжимание, гер күтәрү, җәядән ату, аркан тартуда көч сынашты.

Гомумкоманда зачетында Спартакиаданың барлык төрләре нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Беренче урынны Прокопьевскидан «Рамазан» командасы яулады, икенче – Ленинск-Кузнецкидан «Мөхәррәм», өченче урынны Кемероводан «Мөнирә» командасы алды.

Призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә – Прокопьевск командасына күчмә кубок һәм киләсе елда спартакиаданы үзләрендә кабул итү хокукы бирелде.

Бүләкләү тантанасыннан соң чарада катнашучылар һәм кунаклар «Мөхәррәм» мәчетендә бәйрәм табынына җыелды. Табынны «Миләш» татар милли мәдәнияте үзәге активистлары оештырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot