news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасста Җылы Елга авылында 1884 елда төзелгән борынгы мәчетне торгызырга ниятлиләр

Кузбасста Җылы Елга авылында 1884 елда төзелгән борынгы мәчетне торгызырга ниятлиләр
https://dsmr.ru/

Кузбасста иң борынгы мәчетләренең берсен торгызырга җыеналар. Ул Кемерово өлкәсенең Ижморский районы Җылы Елга авылында 1884 елда төзелгән булган. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге дата архивларда табылган 1845 елгы документлар нигезендә ачыкланган. Ул вакытта бу җирлек кешеләре императорга (Александр ІІ) янган иске мәчет урынында яңасын төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән була.

Совет елларында мәчет манарасын төшергәннәр, ә мәчет бинасында авыл клубы оештырыла. Аннары ул ашламалар һәм авыл хуҗалыгы продуктлары склады итеп кулланыла. Нәтиҗәдә, тиешле дәрәҗәдә карап тотылмаган мәчет яраксыз хәлгә килә.

2019 елда, авария хәлендә булганлыктан, мәчетне сүтәргә туры килгән.

Җирле халык әлеге мәчетнең төгәл күчермәләрен торгызу турында карар кабул иткән. Беренче этап эшләтеп җибәрелде, эшнең документлары эшләнде һәм бүгенге көндә бинаның нигезе эшләнә.

Әлеге мәчетне торгызуда катнашырга теләүчеләр җирле мөселман дини оешмасы рәисе Әнвәр Мөслимовка мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100