news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасста алты бала һәм ике өлкән кеше янгын корбаны булган

Фаҗига төнлә Юграда килеп чыккан.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Кузбасста шәхси йортта зур янгын чыгып алты бала һәм ике өлкән кеше янып үлгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Төнлә Юграда зур булмаган шәхси йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр ут белән бер сәгатькә якын көрәшкән.

Фаҗига урынында биш бала, 72 яшьлек әби һәм 30 яшьлек ир-ат һәлак булган. Хастаханәгә 42 яшьлек хатын-кыз һәм тагын бер бала китерелгән. Бала клиникада үлгән.

“Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлавынча, янгын кыска ялганыш, тәмәке тартканда саклык чаралары күрмәү һәм көл кызу аркасында килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot