news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасс татарларына «Үз җиремдә үз телем» китабы турында сөйләделәр

Кузбасста «Безнең йорт» татар милли көнкүреш бүлмәсендә Мәскәү татарлары һәм төрки халыкларның Милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев белән очрашу узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Рөстәм Җамалиев көньяк Кузбасс татар оешмалары өчен әзерләнгән «Үз җиремдә үз телем» дигән китап-җыентык турында сөйләде.

Китапның 110 авторы арасында күренекле кешеләр, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм дипломатлар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм татар басмалары мөхәррирләре бар. Алар барысы да татар халкы тарихын, туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау идеясе белән яши, диелгән хәбәрдә.

Рөстәм Җамалиев китапның бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен маршрут картасы булып тора алуын, һәр оешма, берләшмә, гаилә анда үз тормышларында кулланырга мөмкин булган файдалы һәм кызыклы мәгълүмат табачагын әйтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100