news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасс мөфтие волейбол буенча иптәшләрчә матчта катнашучыларны сәламләде

Кузбасс мөфтие волейбол буенча иптәшләрчә матчта катнашучыларны сәламләде
https://dsmr.ru

Кузбасста полиция хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре волейбол буенча иптәшләрчә матчта катнашучыларны Кузбасс мөфтие, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кемерово өлкәсе буенча Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Таһир хәзрәт Бикчәнтәев сәламләде. Ул турнирда катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

Чара «Студентлар десанты» акциясе кысаларында оештырылды. Аны ел саен Россия Эчке эшләр министрлыгының Кемерово өлкәсе буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре һәм ведомствоның Иҗтимагый советы әгъзалары үткәрә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волейбол буенча иптәшләрчә микс-матч төбәк полициясе, Кузбасс педагогика көллияте һәм Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе командалары катнашында узды, аның составында чит ил студентлары да бар иде.

«Мондый спорт чаралары уңай хис-кичерешләрдән тыш, командада эшләргә һәм куелган максатларга ирешергә дә өйрәтә», - диде Таһир хәзрәт.

Катнашучыларга истәлекле кубоклар һәм дипломнар тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100