news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасс мәчетендә балаларга ислам диненең үзенчәлекләре турында сөйләделәр

«Кузбасста 4нче интернат-мәктәпнең 5-6 сыйныф укучылары «Нур Ислам» мәчетендә булды. Кунакларны имам-хатыйб Азат хәзрәт Шәйдуллин каршы алды һәм мәчет буенча экскурсия үткәрде. Укучылар ислам диненең үзенчәлекләре турында күп сораулар бирде һәм Азат хәзрәтнең җавапларын кызыксынып тыңлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет мәхәлләсе кешеләре көнкүреш һәм гореф-гадәтләр турында сөйләде. Балалар өлкәннәр белән татар мәдәнияте бизәкләрен кулланып, эшләнмәләр ясады. Шулай ук аларга татар халкының милли ризыгы - кыстыбый ясау мастер-классы үткәрелде. Теләге булган һәр бала үзен аш-су остасы ролендә сынап карый алды.

«Мондый чаралар ярдәмендә балалар без, россиялеләрнең, нинди милләт кешесе булуга һәм нинди дин тотуга карамастан, бер зур илдә – Россиядә яшәүчеләр икәнен аңларга өйрәнә», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot