news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасс губернаторы: Сабантуй безгә хезмәт кешесе бәйрәме булуы белән ошый

Кузбасс губернаторы: Сабантуй безгә хезмәт кешесе бәйрәме булуы белән ошый

Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев Новокузнецк шәһәрендә узган икенче халыкара Шахтерлар Сабантуендагы чыгышында бу бәйрәмнең үзенә ни өчен ошавы турында әйтте.

«Ни өчен бу бәйрәм ошый? Чөнки бу хезмәт кешесе бәйрәме. Чөнки бу барлык милләтләр бәйрәме. Бу бәйрәм безгә рухы белән якын. Шуңа без бу бәйрәмне бик шатланып уздырабыз. Без халыкара Шахтерлар Сабантуйны хезмәт кешеләре хөрмәтенә уздырабыз! Барыгызны да бәйрәм белән!» – диде Сергей Цивилев бәйрәмдәге чыгышында.

Сергей Цивилев шулай ук Кузбасс төбәгенә татарларның килүе хакында да сөйләде. 1930 елларда СССРда Кузбассны «икенче Донбасс»ка әйләндерү турында карардан соң башлана, күп предприятиеләр, шахталар, йортлар, социаль биналар төзелә. Шул сәбәпле, эшче куллар кирәк.

«Татарстанда булганда миңа Кузбасста татар династияләре ничек барлыкка килгәне турында сөйләделәр. Ул вакытта авыр заманнар булган. Һәм бары тик күп балалы гаиләләрдәге балалар гына, ике имза белән Кузбасска килгәннәр. Кузбасс төзергә, шахтада эшләргә! Бу хакта сез яхшырак сөйлисез», - дип ул микрофонны Рөстәм Миңнехановка бирде.

«Бу гаиләләр өчен материаль ярдәм булган. Алар үзләрен генә түгел, Татарстанда калган туганнарына да ярдәм иткән. Бу шахтага киткән территорияләр өчен дә ярдәм булган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Презтиденты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзен татарча башлады. «Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле милләттәшләр, бәйрәмебез кунаклары. Бүген без Кузбасс җирлегендә үзебезнең иң яраткан матур Сабантуй бәйрәмен үткәрәбез. Бик зур рәхмәт Кузбасс хуҗаларына. Сергей Евгений улы монда, аны алкышлыйк!» – диде ул.

Татарстан Президенты Россиянең көчле сәнәгать төбәгендә булуны зур горурлык дип атады. «Без бүген безнең илебездәге генә генә түгел, халыкара күләмдә шахтерларны хөрмәтлибез. Халыкара Сабантуй бу авыр хезмәткә җәлеп ителгән шахтерларга багышлана», – дип ул шахтада эшләүчеләрен һәм аларның эшчәнлегенә ярдәм итүчеләргә, оештыручыларга – Лениногорск хакимият, Кузбасс, Татарстан сәнгать коллективларына рәхмәт әйтте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Сабантуй татар бәйрәме булса да, бар кешеләр өчен дә. «Без монда булган татарларны күрергә бик шат. Аларны күреп, бу төбәктәге уңай үзгәрешләрне күрүгә без бик шат. Кузбасс безнең илебезнең үсешенә зур өлеш кертә. Татарстан өчен, икътисади алга киткән төбәк буларак, Кузбасс белән элемтәләр бик мөһим», – дидеТатарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Кузбасста Федераль Сабантуй узачагын әйтте. «Безнең ил күп милләтле, без үзебезнең сәнгать, мәдәниятне күрсәтә алабыз. Татарстанда 30 процент кына татарлар яши. Төрле төбәкләрдәге татарларны күрергә без бик шат. Аларны үз итеп кабул итүләре куанычлы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Кузбасс һәм Татарстан лидерлары үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Моңа кадәрге килешү 2018 елда биш елга төзелгән иде. Хәзер бу килешүнең ныклы нигезе барлыкка килде, ди Цивилев. Яңа килешү авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, спорт, туризм, икътисад өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, элемтәләрне ныгытуны күз алдында тота. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, моңа кадәр төзелгән килешүдә ике як та үз алдына куйган бурычларны үтәгән.

Киләсе елда Кемеровода федераль Сабантуй узачак.

Кузбасс губернаторы һәм Татарстан Президенты халыклар дуслыгы, милли гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә хезмәт куючыларга бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100