news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасс Диния нәзарәте балалар өчен итекле хоккей турниры оештырды

Турнир Зимник авылының мөселман дини оешмасына 10 ел тулуга багышланды.

Кузбасс Диния нәзарәте балалар өчен итекле хоккей турниры оештырды
https://dsmr.ru

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Кузбасс өлкәсендәге «Кышлау» аренасында киез итекләр киеп уйный торган хоккей турниры узды. Ул Кемерово өлкәсенең Юрга округындагы Зимник авылының мөселман дини оешмасына 10 ел тулуга багышланды.

Турнирда Искитим урта мәктәбе, Попереченская төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Зимник төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Россия мөселманнарының Дини җыены шул турыда хәбәр итә.

Турнир ике яшь категориясендә — 1-4 һәм 5-8 сыйныф укучылары арасында уздырылды.

Кече яшьтәге категориядә киеренке көрәштә 1 урынны Искитим урта мәктәбе, 2 урынны — Зимник мәктәбе, 3 урынны Попереченская мәктәбе яулады. Өлкән яшь төркемендә 1 урынны — Попереческая мәктәбе, 2 урынны — Зимник мәктәбе, 3 урынны — Искитим урта мәктәбе командасы яулады.

Турнирдан соң барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Чара бәйрәм табыны артында тәмамланды, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot