news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасс башлыгы Рөстәм Миңнехановны Яшел Үзәнгә мактаулы исем бирелү белән котлады

Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү белән тәбрик итте.

«Әлеге әһәмиятле вакыйга азатлык һәм туган илнең бәйсезлеге хакына Яшел Үзән халкының батырлыгына һәм героик ныклыгына ихтирам билгесе булды. Аларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше, тыныч вакыттагы тырыш хезмәте – россиялеләрнең барлык буыннары өчен рухи бөеклек үрнәге», - дип искәртте Кузбасс губернаторы котлау телеграммасында.

«Бүген без барыбыз да хезмәт ияләре-җиңүчеләргә тигезләнәбез, Ватан иминлеге хакына аларның изге эшләрен горур рәвештә дәвам итәбез, ата-бабаларыбызның җиңү традицияләрен кадерләп саклыйбыз!» - дип өстәде ул.

«Кузбасс халкы һәм шәхсән үз исемемнән Яшел Үзән шәһәренең алга таба үсүен, бөтен төбәкнең чәчәк атуын, ә Сезнең якташларыгызга сәламәтлек һәм бәхет телим», - дип сүзен төгәлләде губернатор.

Элегрәк Яшел Үзәнгә һәм тагын алты торак пунктка хезмәт батырлыгы шәһәрләре исеме бирелгән иде. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады. Яшел Үзәннән тыш, Курган, Югары Пышма (Свердловск өлкәсе), Ишембай (Башкортстан Республикасы), Миасс (Чиләбе өлкәсе), Ленинск-Кузнецкий (Кемерово өлкәсе - Кузбасс) һәм Салехард (Ямал-Ненец автономияле округы) шәһәрләре дә мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелде.

Соңрак Яшел Үзәндә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан стела урнаштырылачагы билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot