news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күз табибы макулодистрофия авыруының кайсы очрагында операция кирәклеген аңлатты

Республика хастаханәсе баш табибының сырхауханә эше буенча урынбасары Елена Жиденко макулодистрофия авыруының кайсы очрагында операция кирәклеген аңлатты.

Макулодистрофия – күз авырулары арасында киң таралганнарының берсе, ул челтәр катлауда үзгәрешләр, челтәр катлауда кан әйләнеше бозылу белән бәйле.

«Макулодистрофиянең коры формасы бар, челтәр катлавының халәте яхшырсын өчен, пациентларга елына ике-өч тапкыр препаратлар эчеп курслар узарга күрсәтмә бирәбез. Бу очракта операция кирәкми, ләкин ул дымлы стадиясенә күчмәсен өчен, гел күзәтеп тору зарур. Ул очракта операция кирәк», - дип әйтте Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш офтальмолог белгече.

Елена Жиденко сүзләренчә, бу чир күбрәк өлкән буын вәкилләрендә еш очрый. «Бу хроник чир. Ул тулысынча дәваланмый, гел күзәтеп тору кирәк. Бер тапкыр операция ясадык та, пациент терелде, оныта ала дип әйтеп булмый. Күз эчендә берничә тапкыр препаратлар белән инъекцияләр ясыйбыз, бу күрү сәләте кимемәсен, челтәр катлауны дөрес халәттә тоту өчен кирәк. Дәвалап, югалган күрү сәләте кире кайтырга да мөмкин. Вакытында эшләргә генә кирәк», - дип белдерде.

Табиб йөклелек вакытында да макулодистрофия очрагына аңлатма бирде. «Гормональ үзгәрешләр аркасында бу авыру билгеләре күренергә мөмкин, бала тапкач, кабат күренергә кирәк, чир юкка чыгарга да мөмкин», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Белгечләр әйтүенчә, нәселдә глаукома бар икән, ул макуляр дегенерациягә күчә ала, аннан чираттагы этап – Альцгеймер авыруы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100