news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күз табибы Илгиз Исмәгыйлев: Кешеләр ярдәм сорап соң мөрәҗәгать итә

Республика офтальмология клиник хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары, Татарстанның атказанган табибы Илгиз Исмәгыйлев әйтүенчә, кешеләр табибка ярдәм сорап соңга калып килә.

Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

"Без көн саен диярлек шундый пациентлар белән очрашабыз. Күздә шеш инде бер ел үскән очраклар да була, бу бернинди кысаларга сыймый. Вакытында чарасын күрмәсәң, үлемгә дә китерә ала", - диде Илгиз Исмәгыйлев. 

Офтальмохирург Элина Минхуҗина күздә яман шеш ачыкланган бер очрак турында әйтте. Уң яктан күрү кыры тарайганына бер ханым шактый вакыт игътибар итми йөргән. Нәтиҗәдә, табибларга килгәч, яман шеш диагнозы турында ишеткән. Тирәнгә киткән стадия булганлыктан, Мәскәүдә операция ясап, күз алмасын алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100