Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Куйбышев сусаклагычындагы су зәңгәр-яшел суүсемнәр аркасында төсен үзгәрткән
Куйбышев сусаклагычында цианобактерияләрнең үрчүе сентябрьгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан халкының социаль челтәрләрдә Куйбышев сусаклагычында су төсе үзгәрүгә бәйле шикаятьләре нигезендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тикшерү үткәрде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Узган атнада социаль челтәрләрдә республиканың су объектлары өслегендә зәңгәр-яшел таплар барлыкка килү турында мәгълүмат булды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре «Фламинго» теплоходында урнашкан «Волга-М» табигать саклау комплексы ярдәмендә Куйбышев сусаклагычы акваториясен тикшерде», - диелә хәбәрдә.
Яшел Үзәннән Тәтешкә кадәр территория тикшерелде. Белгечләр гидрохимик һәм гидробиологик анализга (зоопланктон күрсәткечләре), шулай ук цианобактериаль токсиннар (микроцистин) булуга су пробалары алган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, су зәңгәр-яшел суүсемнәр тиз үрчү сәбәпле чәчәк ата.
Суүсемнәр үлә башлагач, суга токсиннар бүлеп чыгара. Ул катлаулы процес. Ул суүсемнәрнең башка төрләре үсеше кимүгә ярдәм итә, бу агулы төрләрнең экологик өлешен киңәйтә. Зур концентрацияләр булганда, алар балык агулануга һәм аларның үлеменә китерергә мөмкин. Экологлар билгеләгәнчә, зәңгәр-яшел суүсемнәр үрчү сезонлы характерда бара.
Ул июль аенда башлана, август һәм сентябрь айларында иң югары ноктасына җитә. Су пробаларыннан алынган нәтиҗәләрне белгечләр Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенә җибәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз