news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куйбышев сусаклагычына 14 мең чөгә балыгы җибәргәннәр

Шушы көннәрдә суга җибәрелгән маймычлар Лаеш районының балык үрчетү комплексында үстерелгән.

Куйбышев сусаклагычына 14 мең чөгә балыгы җибәргәннәр
tatarstan.ru

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Куйбышев сусаклагычындагы биоресурсларны 14 мең чөгә балыгы (стерлядь) маймычы белән тулыландырганнар. Бу турыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балыкларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Росрыболовство"ның Урта Идел территориаль идарәсе һәм "Главрыбвод" ФДПУ белгечләре составындагы комиссия контролендә Каманың ике утрау арасындагы киң урынында җибәргәннәр.

Бу компенсация чарасы су ресурсларыннан файдалануны яки акваторияләрдә җир асты байлыкларын эшкәртүне башкаручы оешмалар тарафыннан үткәрелә. Балык җибәрү әйләнә-тирәлеккә йогынты бәяләү нәтиҗәләре нигезендә исәпләп чыгарылган күләмнәрдә башкарыла.

Шушы  көннәрдә суга җибәрелгән маймычлар Лаеш районының балык үрчетү комплексында үстерелгән.  Балык үрчетү өчен заманча җиһазлар куллану, махсус җиһазландырылган автотранспорттан файдалану, уңайлы җирдә урнашу һәм квалификацияле персонал тырышлыгы белән балыкларны алып килгәндә һәм суга җибәргәндә биологик ресурсларны югалтуга юл куелмаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100