Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Куйбышев сусаклагычы бозында балыкчының үле гәүдәсе табылган
Куйбышев сусаклагычы бозында балыкчының үле гәүдәсе табылган
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә иртә белән Чаллы тирәсендә Куйбышев сусаклагычы бозында балыкчының үле гәүдәсе табылган. Аның янында балык тоту кораллары һәм ерак түгел бәкеләр булган.
Иртә белән көчле томан булу сәбәпле 10 метр ераклыкта берни дә күренмәгән. Әмма яр буендагы кешеләр көймә станциясе тирәсендә бозда кеше ятуын абайлап алган. Бозның нык булмавы сәбәпле, мәетне алу өчен Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручыларын чакырырга туры килгән. Якынча фаразлаулар буенча, балыкчы йөрәк өянәгеннән үлгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз