news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Куйбышев су саклагычы өслеге боздан тулысынча 24-29 апрельда арынып бетәр дип фаразлана

Болардан тыш, туфракның туңу тирәнлеге норманың 71 дән алып 137 проценты кадәр, республика буенча уртача - норманың 119 проценты

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Куйбышев су саклагычы өслеге боздан тулысынча 24-29 апрельда арынып бетәр дип фаразлана һәм бу нормага якын вакыт санала. 22 март мәгълүматлары буенча, су саклагычның Югары Ослан турысында суы узган елдагыдан 189 см кадәргә түбән (49,79 м БС), Түбән Кама су саклагычында Чаллы турысында - нибары 17 см чамасы ким (62,80 м БС). Әлеге су саклагычлардагы боз калынлыгы 35-60 см һәм аз сулы култыкларында 69 см булып, республика елгаларында – 27-60 см тирәсе.

Болардан тыш, туфракның туңу тирәнлеге норманың 71 дән алып 137 проценты кадәр, республика буенча уртача - норманың 119 проценты.

20 мартта алынган белешмәләр буенча, республика буенча кар тирәнлеге уртача 48 см, бу исә норманың 144 процентына туры килә. Шулай да, иң күп кар Идел елгасы буенда, төгәлрәге, - норманың 187 проценты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында быелгы язгы ташу вазгыяте турындагы мәсьәләләр буенча барган брифингта ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча идарәсе башлыгы Сергей Захаров шундый мәгълүматлар игълан итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100