news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Куяннар үрчетүче Биектау районы заводы хезмәткәрләренә бурычын түләгән

«Нәселле куян заводы» акционерлык җәмгыятенең 90 хезмәткәренә бурычы ярты миллион сумга җиткән.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Биектау районы «Нәселле куян заводы» акционерлык җәмгыяте 90 хезмәткәренә булган хезмәт хакы бурычын каплаган. Оешма эшчеләренә 568 мең сум акча түләгән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Эшчеләргә хезмәт хакы бурычын кайтару Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен эшкә тарту һәм куллану буенча ведомствоара комиссиясе ярдәмендә мөмкин булган. Комиссия предприятиегә бурычларын түләүне йөкләгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot