news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кувейтта Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр

Туризм буенча республиканың Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Кувейт халкын Татарстанга кунакка чакырды.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Visit Russia Халыкара маркетинг үзәге оештырган чара кысаларында Татарстанның мөмкинлекләрен Кувейтта тәкъдим иттеләр. Бу хакта туризм буенча республиканың Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара барышында Россияне Кувейттагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Соломатин һәм Кувейттагы Visit Russia офисы җитәкчесе Басел әль-Әсвәд катнашында матбугат конференциясе узды.

Туризм буенча республиканың Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кунакларны сәламләде һәм аларны Татарстанга чакырды. Кич белән Татарстан делегатлары кунакларга республиканың туристлык мөмкинлеген тәкъдим итте.

Чарада 70кә якын Кувейт туристлык операторлары катнашкан. Моннан тыш Татарстаннан кала Краснодар өлкәсе, Кырым Республикасы, Мәскәү, Сочи, Ростов-Дон вәкилләре дә үз туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100