news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кутилов: Татарстанда сайлау кампаниясе конструктив һәм тыныч узды

Татарстанда сайлау кампаниясе конструктив һәм тыныч узды. Бу хакта политтехнолог, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә әйтте.

«Без көне буе тавыш бирү барышын күзәттек, мәгълүмат кырында әллә ни хилафлыклар күрмәдек, бернинди формаль белдерүләр булмады. Безнең сораштыруларга караганда, тавыш бирүгә бер атна кала халыкның 69 проценты сайлауга, һичшиксез, барачагын әйткән иде, 12 проценты әле төгәл белми иде», – дип сөйләде спикер.

Кутилов сайлау участоклары ябылганчы ике сәгать кала халык күп агылуын билгеләп узды. Шуңа ул Татарстанда сайлау күрсәткече 70 проценттан күбрәк булыр дип фаразлый.

«Без һәрвакыт сайлауга кичен генә кеше күпләп килүне күзәтәбез, халык ул вакытта бакчасыннан кайта», – дип ассызыклады политтехнолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100