news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кутилов: Сайлаулар - дөньяга суверенитетыбыз һәм бердәмлегебезне күрсәтү мөмкинлеге ул

Бүген Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да башланды. Бу сәяси вакыйгада катнашу һәр гражданин өчен мөһим, чөнки без шул рәвешле дөньяга суверенитетыбызны һәм бердәмлегебезне күрсәтә алабыз. Әлеге фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә сәяси технолог, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов әйткән.

«Россия - сәяси, икътисадый, мәдәни суверенитетка ия булган демократик ил. Сайлаулар, шул исәптән бүген башланган Президент сайлаулары – дәүләт һәм һәр гражданин тормышында мөһим вакыйга. Бөтен дөньяга суверенитетыбызны, бердәмлегебезне, илне якларга, илебезнең башлыгы белән бергә булырга әзерлегебезне күрсәтү өчен сайлауларда катнашу зарур. Бу мотивациянең мөһим аспекты», - дип билгеләде Кутилов.

Бүген барган Россия Президентын сайлаулар 20 елдагы иң әһәмиятле сайлаулардан булачак, дип асызыклады Кутилов. Моны ул катлаулы геосәяси хәл белән бәйләде

«Һәм, әлбәттә, сайлаулар - ул зур бәйрәм, халыкның ихтыяры, бердәмлегебезне, илебез язмышында турыдан-туры катнашырга әзерлегебезне күрсәтү», - дип йомгаклады эксперт.

Искәртеп үтәбез, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.

Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Россия Президентын сайлаулар 15 марттан 17 мартка кадәр узачак. Сайлауларда дүрт кандидат катнаша:
Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100