news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кусковские” бандасындагыларга хөкем карары чыгарылды

ТР Югары суды 4 кешене җәмгыясе 81 елга хөкем итте

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). ТР Югары судында кичә “Кусковские” (Түбән Кама) оешкан җинаятьчел формирование оештыручы һәм анда актив катнашучыларга карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары игълан ителде.

Банда оештыручы 47 яшьлек Игорь Куск, шулай ук аның актив катнашучылары – 39 яшьлек Нияз Шайхатдаров, 36 яшьлек Евгений Балдин, 38 яшьлек Тимур Халиков, һәркайсының роленә карап, РФ Җинаять кодексының түбәндәге маддәләрендә каралган җинаятьләр буенча гаепле дип табылды:

209 нчы маддәнең 1,2 нче өлешләре (бандитлык), 222 нче маддәнең 3 нче өлеше (оешкан төркем белән законсыз утлы корал алу, икенче затларга тапшыру, күчереп йөртү), 105 нче маддәнең 2 нче өлеше «а», «ж», «з» пунктлары (бандитизмга бәйле оешкан төркем белән, найм буенча кеше үтерү), 213 нче маддәнең 2 нче өлеше (хулиганлык), 111 нче маддәнең 3 нче өлеше «а» пункты (сәламәтлеккә белә торып авыр зыян салу), 139 нчы маддәнең 1 нче өлеше (торакның кагылгысызлыгын бозу).

Шул рәвешле, ТР Югары суды Игорь Кускны 23 елга, Нияз Шәйхатдаровны 21 елга, Тимур Халиковны 20 елга, Евгений Балдинны 17 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Моннан тыш, суд хөкем ителүчеләргә зыян күрүчеләрнең мораль зыянын компенсацияләүгә 2 млн сум акча түләттерүне йөкләде.

ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Бу хакта тулырак мәгълүмат биредә.

news_right_1
news_right_2
news_bot