Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Куртов «татарларны манчырга» өндәгән Кашин сүзләренә игътибар итмәскә киңәш итә
«Ул федератив дәүләт корылышы нәрсә икәнен аңламый», — диде сәясәт белгече журналист турында.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов журналист Олег Кашинның «татарларны манчырга» өндәгән сүзләренә игътибар итмәскә киңәш итә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Мин журналист Кашинга бөтенләй игътибар итмәс идем. Россиядә яшәмәгән, чынбарлыктан өзелгән журналист үзен кем дип уйлый соң ул? Ул миңа кызык та түгел», — диде Куртов.
«Ул федератив дәүләт корылышы нәрсә икәнен дә аңламый, һәр федератив территория күп нәрсәгә хокуклы, шул исәптән үз телендә укытуга. Россия Федерациясе Конституциясен һәм политология дәреслегендә федератив дәүләт корылышы бүлеген укысын!» — диде Алексей Куртов.
Аның фикеренчә, кеше үзенә дәүләттә социаль күзлектән яшәргә мөмкинлек биргән телне белергә тиеш. «Рус, кытай теле - дәүләт теле икән, ул телне белергә тиеш. Ә көнкүрештә ата-аналары, дуслары сөйләшкән теләсә нинди телне сайлый ала. Бу аның тамырлары», — дип белдерде.
Куртов кешенең күп телләрне белү файдасын искәртте. «Берничә тел белсә, бигрәк тә яхшы. Күпме күбрәк тел белсә, шулкадәр киңрәк күзаллаулы, җитезрәк фикер йөртүчән була», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз