news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курск өлкәсендә пилотсыз очкыч торак йортка һөҗүм иткән, биш кеше һәлак булган

Бүген төнлә Курск өлкәсе Рыльск районы Городище авылында фаҗига булды. Бу хакта Курск өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов хәбәр итте.

Булган мәгълүматларга караганда, пилотсыз очу аппараты торак бинага һөҗүм ясаган. Инцидент нәтиҗәсендә биш кеше үлгән, алар арасында ике балигъ булмаган бала да бар.

Гаиләнең тагын ике әгъзасы авыр җәрәхәтләр алган һәм ашыгыч рәвештә Рыльск район хастаханәсенә озатыла, анда аларга хәзер кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Губернатор бу фаҗигадә якыннарын югалтучыларга кайгы уртаклашу белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100