news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курск өлкәсендә бурычлар үтәүче хәрбиләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы биреләчәк

Дәүләт Думасы депутатлары Россия территориясенә басып кергән дошманның кораллы һөҗүмен кире кайтаруда катнашкан хәрби хезмәткәрләргә һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү турында закон кабул итте.

Закон Россия территориясенә басып кергән дошманның кораллы һөҗүмен кире кайтаруда һәм махсус хәрби операция зонасына якын урнашкан районнарда кораллы провокацияләрне кире кагуда катнашкан хәрби хезмәткәрләргә (шул исәптән запаска җибәрелгәннәргә), эчке эшләр органнарының, милли гвардия гаскәрләренең, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең, җинаять-башкарма системасы учреждениеләре һәм органнарының, мәҗбүри башкару органнарының һәм прокуратураның гади хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр составы затларына, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә кагылачак.

«Бу бүгенге көндә илебезне һәм хәрби хәрәкәтләр сызыгында гражданнарны яклаучы солдатларыбызга һәм офицерларыбызга ярдәм итү мәсьәләсе», - дигән иде бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм инвалиды статусы «аларга өстәмә түләүләр һәм социаль ярдәм чаралары алырга мөмкинлек бирәчәк».

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин законга тиешле үзгәрешләрне кабул итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot