Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курск өлкәсендә Бөтенроссия җәйге авыл спорты уеннары узачак
Биредә мини-лапта, өстәл теннисы, шулай ук сыер савучылар, чалгычылар, механизаторлар һәм спорт гаиләләре ярышлары була.
(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Быел Курск өлкәсендә Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Уеннар 2-7 август көннәрендә була. Рәсми ачылышы 3 августта 19.00 сәгатьтә "Хезмәт резервлары" стадионында булачак.
Бу тантанада беренче мәртәбә махсус язылган Авыл спорты уеннары гимны яңгыраячак.
Спорт чарасында Россиянең 67 төбәгеннән 2000нән артык уенчылар катнашыр дип көтелә.
Авыл уеннары программасына 18 спорт төре кертелгән. Биредә җиңел атлетика, мини-лапта һәм өстәл теннисы ярышлары була. Шулай ук һөнәри осталык -сыер савучылар, чалгычылар, механизаторлар һәм спорт гаиләләре ярышлары да оештырыла.
Җәйге авыл спорт уеннары өч этапта үткәрелә: муниципаль берәмлекләр, РФ субъектлары дәрәҗәләрендә һәм Гомумроссия күләмендә.
Гадәттәгечә, бу чараны РФ Спорт министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Урожай России" ихтыярый спорт җәмгыяте оештыралар.
19 июльдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Курск өлкәсе белән селектор киңәшмәсе булган. Аны Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец үткәргән.
Киңәшмәдә катнашучылар өчен тору, ярышлар үткәрү урыннары, транспорт логистикасы турында, аларны ашату, хокук тәртибен саклау һәм иминлек тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләшкәннәр. Уеннар өчен 13 спорт һәм 15 торак объекты әзерләнгән инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз