news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә мобиль интернет эшенә вакытлыча чикләүләр керттеләр

Удмуртиядә мобиль интернет эшенә вакытлыча чикләүләр кертелгән. Республиканың Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Шуткин телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте. Шул ук вакытта, кәрәзле элемтә һәм чыбыклы интернет гадәттәгечә эшли.

Шуткин билгеләп үткәнчә, карар республиканың оператив штабында кабул ителгән һәм иминлек чараларын көчәйтүгә бәйле.

«Сынау режимында чикләүләр бүгенге көннән республиканың кайбер районнарында яшәүчеләргә кагылачак», - дип ачыклык кертте ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда мобиль интернет эшенә вакытлыча чикләүләр пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы вакытында кертелде. Татарстанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә шуның нәтиҗәсендә кайбер мобиль сервислардан файдалануда кыенлыклар кичерүе турында хәбәрләр белән уртаклашты. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына мондый карарның ни өчен кабул ителүен аңлаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot