Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күрше төбәк укытучылары Чаллының яңа мәктәбенә эшләргә килергә җыена
Чаллының 34нче комплексында төзелә торган мәктәп яңа уку елында ачылачак. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзелеш объектын караганда әйтте.
Искәртик, мәктәпне узган елның декабрендә төзи башладылар. Ул 1501 укучыга исәпләнгән. Биредә 2 бассейн, 2 спорт залы булачак. Шулай ук 450 бала сыйдырышлы ашханә бүлмәсе, 780 урынлы актлар залы ясалачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Ул «Камаз» һәм «Энергетик» мәдәният йортлары залларыннан да зуррак булачак. Кино-актлар залы ул. Заманча аппаратура куелачак», - диде Наил Мәһдиев.
Мәктәп «16нчы мәгариф үзәге» дип аталачак. Директоры да инде билгеле. Ул - 34нче мәктеп директоры Рамил Садриев.
«Күрше төбәкләрдәге көллиятләр буенча йөреп чыктым. Безнең шәһәргә күченеп килергә теләүче яшь укытучылар инде резюмелар җибәрә башлады. Удмуртия, Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан да язалар. Араларында стажлы укытучылар да бар. 34нче комплекста яшәүче укытучылар да бу мәктәпкә күчәргә теләк белдерде. Шуңа күрә мәктәптә яшь укытучылар гына булмаячак», - дип сөйләде Рамил Садриев.
Мәктәпне «Евростиль» компаниясе төзи. Төзелеш мәйданында 400ләп эшче хезмәт куя. Мәктәп 40 процентка әзер.
«Мәктәпне Россиянең атказанган төзүчесе Илнар Гайсин төзи. Мактаулы исемгә ул күптән түгел лаек булды. Бу бик күп нәрсә турында сөйли. Ул сыйфатлы һәм тиз төзи. Норматив буенча мондый объектлар 18 ай төзелә, без 8-9 айда төзеп чыгабыз», - диде мэр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз