news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Күрше» фестиваленең яңа сезоны ниләр әзерли: 40 миллион сум һәм «Мирас» проекты

«Күрше» фестиваленең җәйге чараларының приз фонды 40 миллион сум булачак.

«Күрше» фестиваленең яңа сезоны ниләр әзерли: 40 миллион сум һәм «Мирас» проекты
Татарстанда «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны рәсми рәвештә башланып китте
Фото: «Күрше Фест» матбугат хезмәте

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Күрше» җәйге фестивален башлап җибәрү турында игълан итте. Быел ул мирас темасына багышланачак. Фестивальнең яңа сезонында нинди яңалыклар көтелә, республикада яшәүчеләрнең инициативаларына ярдәм итү өчен күпме акча бүленгән һәм катнашу өчен нишләргә кирәк – «Татар-информ» репортажында.

«Татарстанда яшәүчеләр актив, иҗади, позитив, талантлы»

Кичә Татарстанда «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны рәсми рәвештә башланып китте. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очраушында Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Бу күркәм, позитив һәм иҗади фестиваль. Бигрәк тә соңгы геосәяси вакыйгалар фонында безнең үзара мөнәсәбәтләребез аеруча ачык төсмер ала, без бер-беребезгә кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Ләйлә Фазлыева: «Республика халкы хакимият инициативасы белән генә түгел, ә кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә уза торган чараларда бик теләп катнаша»

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Вице-премьер фестивальнең шәһәрләрдә дә, авылларда да халыкның актив катнашында узуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, кешеләр гаиләләре, балалары белән бергә ишегалларында, паркларда һәм башка җәмәгать киңлекләрендә чаралар оештыра.

«Татарстан Республикасында яшәүчеләр актив, иҗади, позитив, талантлы. Алар үз инициативаларын тормышка ашырырга һәм бер-берсенә эмоцияләр, яхшы кәеф бүләк итәргә тели. Республика халкы хакимият инициативасы белән генә түгел, ә кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә уза торган чараларда бик теләп катнаша», – диде Фазлыева.

Узган сезоннардан соң республикада фестиваль тәмамлангач та үз эшен дәвам итүче инициатив төркемнәр барлыкка килгән.

«Кеше яшәешенең асылы нәрсәдер иҗат итүдә, файда китерүдә»

Ләйлә Фазлыева республиканың актив кешеләрен «бриллиант» дип атады. «Җир шарын менә шундый актив, игелекле һәм инициативалы кешеләр тотып тора. Безнең бурыч – бу инициативаларны күреп алу, аларны хуплау, теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтү», – диде ул.

Ул фестивальнең кышкы этабында катнашучыларның активлыгын аерым билгеләп үтте. «Аларны суык та, кар да, зур көртләр дә куркытмады», – диде Фазлыева.

Быел фестиваль яңа үсеш этабына чыга – «Күрше. Мирас» махсус проекты эшли башлый. Премьер-министр урынбасары аңлатканча, сүз халыкның күмәк инициативалары аша мәдәни һәм тарихи мирасны формалаштыру турында бара.

«Һәрберебез – республикабызның мәдәни һәм тарихи байлыгының, мирасының бер өлеше. Безгә яңа идеяләр, яңа проектлар, яңа мәгънәләр, яңа үсеш нокталары булдырырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Ләйлә Фазлыева мондый проектларда катнашу кешеләрдә әйләнә-тирә дөньяга карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра һәм иҗтимагый элемтәләрне ныгыта, дип белдерде. «Кеше яшәешенең асылы нәкъ менә нәрсәдер иҗат итүдә, файда китерүдә», – дип игътибар итте ул.

Наилә Нагуманова фестивальнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылуын искәртте

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Күрше» фестиваленең өченче сезонының төп этаплары

Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова фестивальнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылуын искәртте. Ул фестивальдә катнашу шартларын һәм проектларны сайлап алу механизмнарын атады.

  • Җәйге программага гаризалар кабул итү кампаниясе 20 апрельдә башланды. Республикада яшәүчеләр үз идеяләрен һәм проектларын күршефест.рф рәсми порталы аша җибәрә ала.
  • Фестивальдә республика халкы, инициатив төркемнәр һәм ишегалды берләшмәләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, бюджет оешмалары катнаша ала.
  • Инициативаларны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме бирелә: юридик затларга 500 мең сумга кадәр һәм физик затларга 300 мең сумга кадәр. Проектның гомуми бәясенең кимендә 20 процентын инициатива авторы үзе финанслый.
  • Фестиваль форматы ишегалдында яки җәмәгать киңлегендә ачык һавада кимендә өч чара уздыруны күздә тота.
  • Проектларны сайлап алу берничә этапта узачак. 9-14 июньдә узачак онлайн тавыш бирү барышында республика халкы иң кызыклы инициативаларны сайлап алачак. 22 июньнән сентябрь уртасына кадәр җиңүчеләр сайлап алынган чараларны тәкъдим итәчәк.

«Быел җәен 2 меңнән артык гариза кабул ителер, дип уйлыйм. Фестивальгә кушылырга теләүчеләрнең саны бик күп булыр дип көтәбез!» – дип уртаклашты Наилә Нагуманова.

«Күрше» фестиваленең җәйге чараларының приз фонды 40 миллион сум тәшкил итәчәк.

Фестивальнең яңалыгы – «Күрше. Мирас»

Наилә Нагуманова бу сезонның үзенчәлеге турында да әйтеп узды. Быел фестивальдә яңа номинация – «Күрше. Мирас» номинациясе барлыкка килә.

«Паркларда, ишегалларында бик матур чаралар үткәрелә. Ә алардан соң нәрсә кала? Мондый чаралардан соң физик яки физик булмаган, матди яки матди булмаган, республикабыз һәм илебез тарихына һәм киләчәгенә нигезләнгән нәрсәдер калдыру да бик мөһим. Шуңа күрә бу номинация барлыкка килде дә», – дип аңлатты ул.

  • Әлеге номинациядә бер проектка 1 млн сумга кадәр финанс ярдәме каралган.
  • Җиңүчеләрнең проектларына креатив индустрияләр өлкәсеннән кураторлар билгеләнәчәк: алар авторлар белән бергә идеяне формалаштырып бетерәчәк, концепцияне уйлаячак һәм проектны тормышка ашыру планын төзиячәк.
  • Катнашу өчен гаризалар 25 июньгә кадәр кабул ителә. Чаралар 1 июльдән 13 сентябрьгә кадәр узачак. Октябрь-ноябрь айларында аларны медиада актив яктырту планлаштырыла.
  • Гадәти «Күрше Фест»тагы кебек үк, һәр проект кысаларында кимендә өч ачык чара узарга тиеш.
  • Нәтиҗәләр арасында урамда узачак фотокүргәзмәләр, шигърият кичәләре, мастер-класслар, нәшрият проектлары, музыкаль релизлар, архитектур һәм сәнгать инсталляцияләре һәм Татарстанның мәдәни байлыгын формалаштыручы башка форматлар булыр дип көтелә.

Мира Рахмат: «Юнәлешнең төп бурычы – локаль тарихны һәм территорияләрнең мәдәни кодын тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән проектлар формалаштыру»

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Күрше. Мирас» проектында кураторлык институты

«Күрше. Мирас» махсус проектының «Халык сәнгать һөнәрләре» юнәлеше кураторы итеп «qul eșe» татар һөнәрләре бюросына нигез салучы, традицион мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә ун елдан артык эшләүче Мира Рахмат билгеләнде.

Ул ассызыклаганча, юнәлешнең төп бурычы – локаль тарихны һәм территорияләрнең мәдәни кодын тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән проектлар формалаштыру. Аның сүзләренчә, катнашучыларга үз районнарының үзенчәлегенә таяну, җирле артефактлар һәм традицияләр белән эшләү, аларны заманча форматлар аша ачу мөһим.

Мисал итеп Мира Рахмат республиканың аерым территорияләрен атады. Арча районында бизәкле күн һәм агачны бизәкләп ую кебек танылган һөнәрчелек бар, Кукмара районында текстиль белән эшләү традицияләре киң таралган, Балык Бистәсе районында челтәр үрү һөнәрен кайтару эше алып барыла.

Традицион мәдәниятне саклаучылар – өлкән буын вәкилләре белән хезмәттәшлек итүгә аерым игътибар биреләчәк. Җирле осталарны җәлеп итү, җирле ресурсларны һәм материалларны куллану, шулай ук проектларны традицияләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтү мөһим критерий булачак.

Моннан тыш, проектлар халыкны берләштерергә тиеш. «Бу процесска балалар да, зурлар да, өлкән буын вәкилләре дә кушыла алуы мөһим», – дип билгеләп үтте Рахмат.

Узган сезоннарның нәтиҗәләре

Узган елларда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы 500дән артык паркны һәм 5 меңнән артык ишегалды территориясен колачлады.

«Күрше Фест» фестиваленең кышкы сезоны катнашучыларның рекордлы санын җәлеп итте.

Барлыгы 1,4 меңнән артык гариза кабул ителде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 52 җиңүче билгеләнде. Бу – коммерцияле булмаган оешмалар, җирле үзидарә органнары, идарәче компанияләр һәм республиканың актив халкы.

Сезон дәвамында 219 чара үткәрелде, анда 80 меңнән артык кеше катнашты.

«Программада җанлы музыка концертлары, Яңа ел уңаеннан күңел ачу чаралары, тематик очрашулар, театральләштерелгән тамашалар, патриотик чаралар һәм экскурсияләр булды», – дип йомгаклады сүзен Наилә Нагуманова.

Эльза Кузнецова, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot