news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Күрше фест» проекты кысаларында чаралар үткәрү вакыты һәм шартлары турында аңлаттылар

Татарстанда «Күрше фест» проекты этапларының кайсы көннәрдә узачагы билгеле.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова күршефест.рф порталында 20 апрель – 24 май көннәрендә фестивальдә катнашучылар өчен заявка кампаниясе узуын әйтте.

25 май – 7 июнь аралыгында проектларны эксперт сайлап ала. 8 июньдә җиңүчеләр исемлеге игълан ителә. 9-14 июньдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә халык тавыш бирүе оештырыла. Тавыш бирүгә проектлар чыгарылуы турында пост куелачак.

Җиңгән проектлар буенча вакыйгалар түбәндәге көннәрдә үткәрелә.

Беренче этап: 25 июнь – 16 июль;

Икенче этап: 17 июль – 6 август;

Өченче этап: 7 август – 13 сентябрь.

«Бу көннәрдә паркларда, ишегалларында актив чаралар узачак. Ачык һавада кимендә өч вакыйга үтәргә тиеш. Аларны бер көндә уздырырга ярамый. Төрле көннәргә бүлеп билгеләргә кирәк. Еш кына конкурсантлар чараның парк, скверларда гына узуы мәҗбүриме, төзекләндерелмәгән ишегаллары да ярыймы, дип сорый. Әлбәттә, нинди ишегалды да ярый. Теләсә кайсы ишегалдында безнең халык, татарстанлылар яши. Һәркем үзендә вакыйга үткәрә ала», – дип аңлатты Наилә Нагуманова.

Конкурста республика халкы, ишегалды берләшмәләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, идарәче ширкәтләр, торак милекчеләре ширкәтләре, бюджет оешмалары катнаша ала.Инициативаларны тормышка ашыру өчен юридик затлар өчен – 500 мең, физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр акчалата ярдәм каралган.

Проектның гомуми бәясеннән кимендә 20 процент күләмендә кушылып финанслау мәҗбүри шарт булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot