news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Күрше», брейкинг турниры, «Нейро-кар»: Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре ничек узды

Татарстанда Яңа ел каникулларында 8 меңнән артык чара узды.

«Күрше», брейкинг турниры, «Нейро-кар»: Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре ничек узды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узды, Казанда күпме кеше бәйрәмне ачык һавада каршы алды һәм татарстанлылар чыршыларын кая тапшыра ала? Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

«Ачык һавадагы мәйданчыклар аеруча популяр булды»

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

«Бу күмәк күңел ачулар, театральләштерелгән тамашалар, концертлар, спорт ярышлары һәм башкалар. Ачык һавадагы чаралар аеруча популяр булды», - дип сөйләде ул.

Татарстанда «Күрше» фестивале кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Алар Республика чыршы бәйрәме белән башланып китте. Биредә балаларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева

Фото: prav.tatarstan.ru

«Фестиваль дәвам итә. Ул 28 февральдә тәмамланачак. Алда әле тагын 162 чара көтелә. Без бу тәҗрибәне җәйге чорда да дәвам итәчәкбез», - дип өстәде Фазлыева.

Фестивальнең иң үзенчәлекле чаралары арасында вице-премьер Казан Кремлендә узган «Әбием сандыгы» моноспектакле, «Нейро-кар фест», Бөгелмә районындагы «Яңа ел ыгы-зыгысы» һәм Чаллыдагы «Кышкы пятачок» чараларын атады.

«Нейро-кар» фестивале – иң үзенчәлекле чараларның берсе

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Шүрәлене көттегезме?»,«Боз һәм ут»

Республиканың мәдәният учреждениеләрендә дә бик күп чаралар узды, дип сөйләде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Дамир Натфуллин: «Чараларның күбесе балалар һәм гаилә аудиториясенә юнәлтелгән иде»

Фото: prav.tatarstan.ru

«2025 елның декабре азагыннан 2026 елның 11 гыйнварына кадәр мәдәният учреждениеләрендә масштаблы Яңа ел кампаниясе узды. Аның кысаларында спектакль, концерт, интерактив программа, мастер‑класс, күргәзмә һәм фестивальләр үткәрелде. Чараларның күбесе балалар һәм гаилә аудиториясенә юнәлтелгән иде, шул ук вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре өчен инклюзив һәм хәйрия чаралары формалары да актив кулланылды», – дип хәбәр итте ул.

Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле 14 тапкыр күрсәтелде

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан театрларында Яңа ел спектакльләре узды. Мәсәлән, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле 14 тапкыр күрсәтелде. Тамашаны ике мең кеше карады.

«Әкият» курчак театрында «Кар иле патшабикәсе: кышкы сәяхәт» спектакле премьерасы булды. 20 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Казан яшь тамашачылар театры балалар өчен 63 Яңа ел спектакле – Яңа ел интермедиясен һәм «Василиса Премудрая» әкиятен күрсәтте.

«Әкият» курчак театрында «Кар иле патшабикәсе: кышкы сәяхәт» спектакленең премьерасы булды

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Раифада узган дүртенче традицион «Боз һәм ут» фестивале кунаклар саны буенча абсолют рекордчы булды. Анда ярты миллионнан артык кеше катнашты.

Казанда узган брейкинг буенча балалар-яшүсмерләр турниры Россиянең төрле төбәкләреннән 500гә якын катнашучыны җыйды

11 гыйнварда «Урам» экстрим-паркында брейкинг буенча «Тин спирит 4» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры узды. Анда илнең 36 шәһәреннән 500гә якын биюче катнашты, дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

11 гыйнварда «Урам» экстрим-паркында брейкинг буенча «Тин спирит 4» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры узды

Фото: vk.com/teenspiritkazan

«Өч җиңүче сайлап алынды. Алар гомуми приз фонды 130 мең доллар булган Dubai Open Breaking халыкара турнирына барачак. Ул 2026 елның 18-20 декабрендә Дубайда узачак. Бу – Мәскәүдән Кирилл Емельянов, Осинники шәһәреннән Вероника Чирцова һәм Ростов-на-Донудан Александр Ганачьян», - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук кышкы каникулларда балалар сәламәтләндерү лагерьләрендә сменалар оештырылды.

«2026 елгы кышкы каникуллар сәламәтләндерү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре нигезендә, бу чорда Татарстанның 22 муниципаль берәмлегендәге 76 ял итү оешмасында һәм республикадан читтә урнашкан ике лагерьдә – Марий Элдагы «Илеть» балалар сәламәтләндерү лагерендә һәм Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә 7 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял иткән», - дип сөйләде Кадыйров.

Азат Кадыйров: «2026 елгы кышкы каникуллар сәламәтләндерү кампаниясе уңышлы тәмамланды»

Фото: prav.tatarstan.ru

Сәламәтләндерү кампаниясе шулай ук мобилизацияләнгән гражданнарның 350 баласын һәм авыр тормыш хәлендә булган 200гә якын малай һәм кызны колачлаган.

Яңа ел төнендә «Казан« гаилә үзәге янындагы мәйданчыкка һәм «Черек күл» паркына 55 мең кеше килгән

Яңа ел төнендә шәһәрдә «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында ачык мәйданчыклар эшләде, дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.

Азат Абзалов: «Буран» планы игълан ителгән вакытны исәпкә алмаганда, Яңа ел чорында барлык планлаштырылган чаралар да диярлек үткәрелде»

Фото: prav.tatarstan.ru

«Бәйрәм төнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкка 30 мең кеше, Черек күлдәге шугалакка 25 мең кеше килде. «Буран» планы игълан ителгән вакытны исәпкә алмаганда, Яңа ел чорында барлык планлаштырылган чаралар да диярлек үткәрелде», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында казанлылар арасында иң популяр мәйданчыклар «Казан» гаилә үзәге, Казан Кремле, «Черек күл» паркы, Серов урамындагы бульвар һәм «Елмай» балалар паркы булган.

Казан Кремле Яңа ел бәйрәмнәре чорында иң популяр мәйданчык булган

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда чыршылар җыю пунктлары эшли башлады. Анда агачларны эшкәртү өчен тапшырырга мөмкин, дип өстәде Абзалов.

«Агачларны йомычка итеп эшкәртү өчен тапшырырга була. Исегезгә төшерәм, чыршыларны чүп контейнерларына ташларга ярамый», - дип ассызыклады ул.

Чыршылар җыю пунктлары турында тулырак Казан мэриясе порталында белергә була.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлеккә аерым игътибар бирелде

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә алты кеше пиротехника аркасында имгәнгән

Яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлеккә аерым игътибар бирелде. Шуңа да карамастан, берничә фаҗига теркәлде. Мәсәлән, пиротехник эшләнмәләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында алты кеше зыян күрде, дип ассызыклады Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин.

«Гражданнар өчен пиротехник эшләнмәләр белән эш иткәндә үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында аңлату эшләре алып барылуга карамастан, алты кеше зыян күрде», - диде ул.

Алар барысы да пиротехник эшләнмәләр битенә эләгү нәтиҗәсендә күзләре яраланган.

Бәйрәмнәр алдыннан һәм каникул чорында халык белән пиротехника кулланганда үтәлергә тиешле янгын иминлеге таләпләре турында 11 меңнән артык әңгәмә үткәрелде, дип өстәде ул.

Максим Трущин: «Гражданнар өчен пиротехник эшләнмәләр белән эш иткәндә үтәлергә тиешле имнлек чаралары турында аңлату эшләре алып барылуга карамастан, алты кеше зыян күрде»

Фото: prav.tatarstan.ru

Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, 116 янгын очрагы теркәлгән. Биш кеше һәлак булган, тугыз кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгыннар гадәттә түбәндәге сәбәпләр аркасында килеп чыккан:

  • электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле – 58 очрак;
  • ут белән саксыз эш итү – 26 очрак;
  • мич куллану кагыйдәләрен бозу – 23 очрак.

Кешеләр һәлак булган очракларның барысы да тәмәке тартканда саксыз эш итү белән бәйле. Моннан тыш, һәлак булучылар барысы да исерек хәлдә булган. Алар арасында бер эшче һәм дүрт пенсионер.

news_right_1
news_right_2
news_bot