news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда мәктәпләргә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәне буенча дәреслекләр кайтачак

2027 елда мәктәпләргә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәне буенча дәреслекләр кайтачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2027 елның 1 сентябренә мәктәпләргә VI һәм VII сыйныфлар өчен «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәне буенча яңа дәреслекләр кайтачак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк V-VII сыйныфлар өчен Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте буенча бердәм дәүләт дәреслекләре федераль исемлеккә кертелгән иде. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, V сыйныфлар өчен дәреслекләр мәктәпләргә 2026 елның ахырына кадәр кайтачак.

V-VII сыйныфлар өчен курсның эчтәлеге РФ Президенты Владимир Путинның 2022 елның 9 ноябрендәге 809нчы номерлы указы белән расланган 17 кыйммәттән гыйбарәт булачак. Кравцов билгеләп үткәнчә, алар эзлекле рәвештә – кечкенә гамәлләрдән алып социаль җаваплылыкка кадәр – геройлар үрнәге аша ачылачак.

Россия геройларына багышланган видеосюжетлар дәреслекләрнең бер үзенчәлеге булыр дип көтелә.

V сыйныф укучылары Россиянең рухи-әхлакый мәдәниятен – 2026/2027 уку елының икенче яртысыннан, ә VI һәм VII сыйныф укучылары 2027 елның 1 сентябреннән өйрәнә башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot