news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курорт шәһәрләре ассоциациясе аз керемле россиялеләр өчен савыктыру программасын эшли

Сочи шифаханәләре сезон арасында “Ачык Көньяк” программасы буенча тәүлегенә 1400 сум түләп дәвалану курсы узарга тәкъдим итә.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Курорт һәм туристлык шәһәрләре ассоциациясе россиялеләрне савыктыруга юнәлдерелгән илкүләм социаль проект эшләргә әзер. Бу хакта Сочи башлыгы Анатолий Пахомов SIFT Халыкара туристлык форумы кысаларында хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Курорт һәм туристлык шәһәрләре ассоциациясе 2016 елда оештырылган, анда Краснодар краеның, Кырым ярымутравының 11 курорт территориясе һәм Алтайның Белокуриха курорты кергән.

“Федераль дәрәҗәдәге яңа программаның нигезе 10 ел элек Сочида гамәлгә куелган “Ачык Көньяк” сезон программасы булырга мөмкин. Октябрьдән апрельгә кадәр эш бирүчеләр үз хезмәткәрләрен бушлай яки чыгымнарын өлешчә компенсацияләп дәвалауга җибәрә алсын өчен, без бу тәҗрибәне башка курортларга таратырга тәкъдим итәбез”, - диде Пахомов.

Сочи шифаханәләре сезон арасында  “Ачык Көньяк” программасы буенча тәүлегенә 1400 сум түләп дәвалану курсы узарга тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100