Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күрмәүчеләр өчен нәшер ителгән Казан Коръәннәрен Гыйракта укыячаклар
«Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов сүзләренә караганда, Гыйрак - күрмәүчеләр өчен Брайл шрифтында нәшер ителгән Коръән китаплары җибәрелгән беренче ерак чит ил
Коръәннең мондый нөсхәләре Гыйракның Багдад, Күфә һәм Нәҗәф калаларындагы зур дини үзәкләргә таратылачак.
Бу көннәрдә китаплар Багдадтагы Әбү Хәнифә мавзолее каршында эшләүче Гыйрак фикх советы штаб-квартирасында тапшырылган.
Әлеге адым Россия белән Гыйрак халыклары арасындагы мәдәни, тарихи һәм дини элемтәләрне ныгытуга өлеш кертәчәк, дип хәбәр итә «Ярдәм» мәчете.
- Казандагы «Ярдәм» мәчете каршында начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү үзәге эшли, биредә 2007 елдан бирле Брайль системасы буенча Коръәнне укырга өйрәтәләр. Брайль шрифтында нәшер ителүче тулы Коръән 6 томнан тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз