news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күрмәүче мөселманнар төркеме хаҗга китте

Күрмәүче мөселманнар төркеме хаҗга китте
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Казанның «Ярдәм» мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кешедән торган төркем Мәккәгә хаҗга китте. Изге сәфәргә берничә көн кала алар Казанда «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә махсус әзерлек узган. Идел буе, Урал, Себер һәм Кавказ төбәкләре вәкилләренә бушлай сәфәр мөмкинлеге бирелгән, бу – меценатлар һәм иганәчеләр ярдәме белән тудырылган мөмкинлек.

Төркемдә Хәмзәт Алмасханов, Салават Гыйләев, Ренат Алиев һәм Сәфинә Кобелева бар. Изге сәфәрдә аларны Ренат Мифтахетдинов, Ранис Хисмәтуллин, Альберт Фёдоров һәм Миләүшә Фёдорова җитәкләп йөртәчәк.

Хаҗ һәр мөселман тормышында аерым бер вакыйга булып тора, ул билгеле бер дини йолаларны үтәүне һәм изге урыннарга баруны күздә тота. Күрмәүче дин тотучылар үзләре мөстәкыйль йөри алмаганга, аларга озатып йөрүчеләр ярдәм күрсәтәчәк, изге сәфәрдә алар тәүлегенә 24 сәгать бергә булачак.

Альберт Фёдоров «Ярдәм» мәчете типографиясендә хезмәт итә. Ул беренче тапкыр гына хаҗ кылмый, инде берничә тапкыр мөмкинлеге чикле булучылар белән изге сәфәргә барган. Альбертның үзенең дә күзләре 2 процент кына күрә, шуңа да карамастан, ул хаҗда башкаларга ярдәм итәчәк. Альберт шулай ук хаҗга бару өчен Брайль шрифтында эшләнгән кулланма төзүчеләренең берсе. Әлеге кулланма «Ярдәм» мәчете типографиясендә бастырылып, төркемгә таратылган, анда хаҗда укырга кирәкле Коръән сүрәләре һәм догалар тупланган.

«Без һәрбер хаҗи өчен максималь рәвештә уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Алар күрмәсә дә, күңеле белән барысын да сизә. «Ярдәм» хәйрия фонды күрмәүчеләр өчен генә түгел, төрле категория инвалидлар өчен хаҗга бару мөмкинлеге тудыра. Безнең мәчеттә төрле төбәкләрдән килүчеләр белем ала, дәвалана. Монда озак еллар хаҗга бару хыялы белән яшәүчеләр бар. Шундый яшьтә булса да, аларның олы хыяллары чынга ашты. Әлеге зур хыялларын тормышка ашырганнары өчен «Ярдәм» фонды меценатларына рәхмәт», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Ярдәм» мәчетенең Мәгълүмати технологияләр бүлеге җитәкчесе Ринат Мифтахетдинов сүзләренчә, сәфәрдә ярдәм итүчеләр мораль яктан да, физик яктан да зур әзерлек узган.

«Мин дә беренче тапкыр хаҗ кылам, шуңа күрә барлык нечкәлекләрен дә белеп бетермим. Ләкин без бик зур әзерлек уздык, мораль яктан да, барлык физик үзенчәлекләрне дә истә тотарга тырыштык. Үзебез өчен генә җавап бирмибез, безнең өстә тагын бер кеше бар, шуңа күрә җаваплылык та ике тапкырга арта. Безгә Согуд Гарәбстанында сәламәтлеге чикле кешеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган дип хәбәр иттеләр, шуңа күрә зур проблемалар булмас дип ышанабыз, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм күрсәтер», – диде ул.

  • Мәккәгә хаҗ кылу – Ислам динендәге биш багананың берсе, ул ай календаре буенча 12 нче – Зөлхиҗҗә аенда башкарыла.
  • Быел хаҗ йолалары 4 июньнән 9 июньгә кадәр узачак (5 июньдә – Гарәфә тавында тору, ә 6 июньдә – Корбан бәйрәме). Хаҗ кылучылар Мәккә һәм Мәдинәгә 1 майдан 1 июньгә кадәр килә, 10 июньнән 11 июльгә кадәр китә.
news_right_1
news_right_2
news_bot