news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күрмәүче инвалидлар гарәп телен һәм компьютер программаларын өйрәнә алачак

Казанда күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрне укыту һәм реабилитацияләү буенча җиде курс эшли башлаячак. Россиянең төрле төбәкләреннән аларда 245 инвалид катнашачак. Алар Луи Брайль системасы буенча уку һәм язу, гарәп телен һәм башка фәннәрне өйрәнәчәк, компьютер белемнәре үзләштерәчәк.

Уку 1,5 ел дәвам итәчәк, бер курсның озынлыгы – 30 көн, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте. Проектта педагоглар һәм табиблар катнаша, өстәвенә, кайбер хезмәткәрләр үзләре дә күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр.

Дәресләр «Ярдәм» хәйрия фондының «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты кысаларында үткәреләчәк. 2018 елда «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты РФ Президенты Владимир Путинның гражданлык җәмгыяте үсешенә грантлар конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100