Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Куркынычсыз счет» – мошенниклар сүзе»: Татарстан киберҗинаятьләргә каршы ничек көрәшә?
Татарстанда кылынган җинаятьләрнең зур өлеше – кибермошенниклык очраклары.
Мошенникларның иң беренче чираттагы максаты – «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталын ватып керү. Быел Татарстанда кибермошенниклык һәм счетлардан акча урлау белән бәйле 13 меңнән артык җинаять эше ачылган. Зыян күрүчеләр азрак булсын өчен эшкә Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, банклар һәм башка ведомстволар кушыла.
Рәдис Йосыпов: «Августта телефон элемтәсе һәм интернет аша кылынган мошенниклыклар саны кимү күзәтелгән иде, әмма сентябрьдән октябрьгә кадәр мондый очраклар тагын артты»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Татарстанда 10 айда мошенниклык турында 10 меңнән артык эш ачылган
Быел Россиядә кибермошенниклар кешеләрне алдамакчы булу очракларының 99 проценттан артыгын вакытында туктатып кала алганнар. Россиялеләрнең триллионлаган сум акчаларын коткарып калып булган. Шуңа да карамастан, мошенниклардан килгән зыян миллиардлар белән исәпләнә. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мошенниклар кешеләрнең акчаларын һәм милкен урлау өчен нинди схемалар куллануы һәм аферистлар тозагына эләкмәс өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
«Августта телефон элемтәсе һәм интернет аша кылынган мошенниклыклар саны кимү күзәтелгән иде, әмма сентябрьдән октябрьгә кадәр мондый очраклар тагын артты. Августта мошенниклык турында 866, банк карталарыннан акча урлау турында 203 җинаять эше ачылды. Сентябрьдә – мошенниклык турында 903 һәм карталардан акча урлау турында 262 эш ачылды. Октябрьдә җинаятьләр саны тагын артты: мошенниклык турында 1046 эш һәм банк карталарыннан акча урлау турында 255 эш», - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елның 10 аенда Татарстанда мошенниклык турында 10 620 эш һәм банк карталарыннан акча урлау турында 2 521 җинаять эше ачылган.
Популяр мессенджерларны блокировкалауга карамастан, мошенниклар кешеләрне алдау өчен яңа ысуллар һәм яңа мөмкинлекләр таба. Алар яңа МАХ мессенджеры аша да шалтырата ала, ләкин бу очракта аларны шунда ук ачыклаячаклар. Шуңа күрә аферистлар башка кушымталарда сөйләшергә тырыша, дип кисәтте Рәдис Йосыпов.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Сценарийлар төрле, нәтиҗә бер – акчаларны һәм милекне урлау»
«Мошенниклар нигездә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетны ватып ачып керә. Кешегә «торак-коммуналь хуҗалык»тан, «салым хезмәте»ннән, «поликлиника»дан яки «мәктәп»тән шалтыраталар. Төрле сәбәпләр уйлап табып, мошенниклар СМС аша килгән кодны белергә тырыша, аның ярдәмендә «Дәүләт хезмәтләре»ндәге аккаунтны ачып керә. Алга таба төрле сценарийлар кулланылырга мөмкин, әмма нәтиҗә бер – акчаларны һәм милекне урлау», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Кибераферистлар ялган документларның фотоларын җибәрә, хокук саклау органнары хезмәткәре формасын киеп видео аша сөйләшә ала.
«Мошенниклар йогынтысында кеше үзе банкоматка бара, барлык акчаларын ала, кредитлар рәсмиләштерә һәм акчаларны курьерга тапшыра. Мошенниклар моны «акчаларны куркынычсыз счетка күчерер өчен кирәк» дип аңлата. Исегездә тотыгыз: «куркынычсыз счет» терминын мошенниклар уйлап тапкан, чынлыкта андый төшенчә юк», - дип аңлатты ул.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«2024 елда татарстанлылар мошенникларга 5,7 миллиард сум акча күчергән»
Татарстанлыларга криптовалюта сатып алырга яки инвестицияләргә акча салырга тәкъдим итәләр һәм аларның акчаларын урлыйлар. Мошенниклар ялган сайтлар куллана, кешене акчалары арткан дип ышандыру өчен сайттагы саннарны үзләре үзгәртеп куя. Кеше үз акчаларын мошенникларга биргәнен аңламый да кала.
Соңгы ике айда җинаятьләр саны артса, гомумән бу елның статистикасы әлегә уңай – теркәлгән кибермошенниклык очраклары саны 10 айда 22 процентка кимегән, дип сөйләде ТР прокуратурасының тикшерү, сорау алу һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Михаил Желаев.
Михаил Желаев: «Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда яшәүчеләрдән 4,5 миллиард сум акча урлаганнар»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Мондый җинаятьләрнең нибары 16 проценты гына ачыкланды. Җинаятьләрнең гомуми санының 55 проценттан артык өлеше – кибермошенниклык очраклары. Шуңа күрә профилактика эшен дәвам итәргә кирәк», - диде ул.
Бу елның 10 аенда Татарстанда яшәүчеләрдән 4,5 миллиард сум акча урлаганнар, дип өстәде прокуратура хезмәткәре.
«Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бераз азрак. Былтыр бу сумма 4,7 миллиард сум тәшкил иткән. 2024 елда китерелгән зыян суммасы 5,7 миллиард сум булган», - диде Михаил Желаев.
«Быел 74 сим-бокс һәм 13 меңнән артык сим-карта тартып алынды»
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында көн саен мошенниклыкнвң яңадан-яңа ысуллары теркәлә, дип өстәде Желаев.
«Мәсәлән, аферистлар купюраларның чын булу-булмавын тикшерү, салым бурычларын түләү кебек легендалар куллана, хәзерге вакытта бу аеруча актуаль. Шулай ук алар танышу сервисларыннан файдалана, үз схемаларына яшьләрне актив җәлеп итә. «Кара җомга» акциясе дә мошенниклар өчен бик яхшы сәбәп – алар зур ретейлерларның ялган сайтларын ясый», – дип мисал китерде прокуратура хезмәткәре.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Кибермошенниклар шулай ук төрле техник чаралар, шул исәптән сим-бокслар кулла, бу илдән читтә килеш шалтыратырга мөмкинлек бирә. Моның өчен 1 сентябрьдән җинаять җаваплылыгы кертелде – өч елга кадәр иректән мәхрүм итү.
«Безнең төп бурыч – сим-боксларны ачыклау һәм сим-карталар сатуны контрольдә тоту. Быел Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оператив бүлекчәләре 74 сим-боксны һәм 13 меңнән артык сим-картаны тартып алды. Чаллыда яшәүче ике кеше сим-бокслар кулланган өчен җинаять җаваплылыгына җәлеп ителде. Аларның өйләрендә тентү уздырылды, хәзерге вакытта тикшерү бара», - дип өстәде ул.
Татарстанда тәүлегенә 5-10 кеше мошенниклар корбаны була. Һәр очракта 30 миллион сумга кадәр акча урлана.
«Иң еш очракта кибермошенниклар тозагына республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләр эләгә. Анализлар нәтиҗәләре нигезендә мошенниклардан зыян күрүченең уртача статистик портреты – 25 яшьтән 44 яшькә кадәрге урта белемле, уртача керемле эшләүче хатын-кыз. Дропның портреты – 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге егет», – дип сөйләде прокуратура хезмәткәре.
Нурания Хәйруллина: «Мошенниклык очракларының 99,7 процентын банкларның саклау системалары туктатып кала»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Бу елның беренче ярты елында банклар 82,5 миллион мошенниклык очрагын вакытында туктатып калган»
Мошенниклык очракларының 99,7 процентын банкларның саклау системалары туктатып кала, дип игътибар итте Россия банкы бүлеге – Татарстан Республикасы милли банкы җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина.
«Бу елның беренче ярты елында банклар 82,5 миллион мошенниклык очрагын вакытында туктатып калды, бу 8 триллион сум акчаны саклап калды. Шул ук вакытта банк клиентлары быел 6 айда 13 миллиард сумнан артык акчасын югалткан. Статистикадан күренгәнчә, җинаятьләрнең 40 проценты дистанцион ысул белән кылынган», – дип сөйләде ул.
Мошенниклар бигрәк тә салым түләү чорыннан файдалана һәм электрон почтага ялган квитанцияләр җибәрә. Кешеләр мондый хатлардагы сылтамаларга баскач фишинг сайтларга эләгә, анда барлык шәхси мәгълүматларын яза, диде Нурания Хәйруллина.
Эчке эшләр министрлыгы китергән статистика куркыныч, әмма банклар үткәргән социаль сораштырулар мошенникларның һәр бишенче корбаны гына полициягә мөрәҗәгать итүен күрсәтә.
«Әгәр мошенниклар корбаны булгансыз икән, барлык мәгълүматлар системага керсен өчен үзегезнең банкка хәбәр итәргә кирәк. 1 октябрьдән мошенниклык очраклары турында гаризалар бирү процедурасын гадиләштерә торган закон эшли башлады. Зур банклар үзләренең мобиль кушымталарына клиентларга мошенникларга акча күчерү турында оператив рәвештә хәбәр итәргә мөмкинлек бирә торган функция өстәде», – дип аңлатты ул.
1 августтан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар ата-аналарының ризалыгыннан башка банк счеты ача алмый. Бу мошенникларга банк карталарын сатуга һәм яшүсмерләрне дропперлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юл куймау өчен эшләнгән.
«1 августтан үз көченә кергән закон нигезендә банкоматтан акча алганчы банк клиентның мошенниклар йогынтысында эш итмәвен тикшерергә тиеш», - дип сөйләде Нурания Хәйруллина.
Шулай ук элемтә операторларын артык озак дәвам иткән шикле шалтыратуларны өзәргә мәҗбүр иттеләр. Шул ук вакытта, әгәр мондый шалтыратудан соң кеше финанс операцияләр башкарса, банклар акча алуга лимит кертәчәк.
10 меңнән артык кеше үз исеменә сим-карталар рәсмиләштерүне тыйган
«Бу елның 1 мартыннан 482 864 кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша үз исеменә кредитлар рәсмиләштерүне тыйган. Бу бик җиңел эшләнә. Моны шулай ук Күпфункцияле үзәк аша да бик тиз эшләргә була. Бу мөмкинлектән инде 15 633 кеше файдаланган», - диде ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.
Моннан тыш, «Дәүләт хезмәтләре» аша үз исемеңә рәсмиләштерелгән сим-карталарны тикшерергә, порталга керү өчен код җибәрүне тоткарлау мөмкинлеген кушарга мөмкин. Шулай ук 1 сентябрьдән сим-карталар сатуны тыю хезмәте барлыкка килде, аннан республикада яшәүче 7800 кеше файдаланган. Татарстанда яшәүче 2280 кеше бу мөмкинлектән Күпфункцияле үзәк аша файдаланган.
Тагын бер саклау чарасы – порталга керүне МАХ мессенджеры аша өстәмә рәвештә якларга була. Шәхси кабинетка керү өчен код мессенджерга киләчәк, ләкин ул килгәнче кулланучыга «Сез хәзер чит кеше белән сөйләшәсезме?» кебек сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Мошенниклар ялган документлар ясый һәм кешеләргә күчемсез милек сата»
«Моннан тыш, хәзер «Дәүләт хезмәтләре» порталына кергәндә яклау чарасы көчәйтелде. Шәхси кабинетка яңа MAX мессенджеры аша керергә була, анда кулланучыга код җибәргәнче өстәмә сораулар бирелә. «Дәүләт хезмәтләре»нә бу мессенджер аша керү ысулын кушарга киңәш итәбез», - дип өстәде министр урынбасары.
«Хәзерге вакытта мошенниклыкның иң киң таралган төре – Росреестр яки хокук саклау органнары исеменнән шалтырату һәм потенциаль корбанның исеменә күчемсез милек сату турында ышанычнамә рәсмиләштерелгән дип хәбәр итү», - дип билгеләде ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Лилия Борһанова: «Тагын бер схема – күчемсез милекне сату-алу килешүен рәсмиләштергәндә ялган документлар ясау»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Росреестр хезмәткәрләре беркайчан да мондый хәбәр әйтү өчен шалтыратмый, дип искәртте ул.
«Гадәттә мошенниклар тозагына өлкән яшьтәге кешеләр эләгә, шуңа күрә өлкән яшьтәге туганнарыгыз белән сөйләшергә һәм аларга мондый мошенниклык схемалары турында сөйләргә киңәш итәбез», – дип ассызыклады Борһанова.
Тагын бер схема – күчемсез милекне сату-алу килешүен рәсмиләштергәндә ялган документлар ясау.
«Бу ялган ышанычнамәләр, милеккә хокук турындагы документлар һәм паспорт булырга мөмкин. Мошенниклар ялган документлар ясый һәм намуслы сатып алучыга күчемсез милек сата. Мондый хәлгә юлыкмас өчен нишләргә? Милекченең шәхси катнашыннан башка дәүләт теркәвен рәсмиләштерү мөмкин булмасын өчен гариза бирергә кирәк. Моны Росреестр порталының шәхси кабинеты, «Дәүләт хезмәтләре» аша эшләргә яки Күпфункцияле үзәккә гариза бирергә мөмкин», - дип аңлатты ул.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Безнең төп бурыч – балаларны һәм ата-аналарны цифрлы гигиена күнекмәләренә өйрәтү»
«Безнең бурыч – балаларны һәм аларның ата-аналарын интернетта үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтү. Яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләр саны кимүгә карамастан, бүген бу тема актуаль булып кала», – дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Министр урынбасары яшүсмерләр еш кына үзләре киберҗинаятьләр корбаны була, дип игътибар итте.
«Бүген без яшүсмерләрне тимер юлларга ут төртүгә җәлеп итүләрен күзәтәбез. Бу да интернет аша эшләнә. Яшүсмерләр, акча эшләргә теләп, наркотиклар яшерү белән шөгыльләнә. Күпчелек очракта бу беркайчан да беркайда да исәптә тормаган имин гаиләләрдә үскән балалар. Алар бер гамәле белән бөтен гомерен бозып ата. Шуңа күрә безнең төп бурыч – балаларны һәм аларның ата-аналарын цифрлы гигиена күнекмәләренә өйрәтү», - дип билгеләде министр урынбасары.
Алсу Әсәдуллина: «Безнең төп бурыч – балаларны һәм ата-аналарны цифрлы гигиена күнекмәләренә өйрәтү»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Мәгариф министрлыгы балаларны җинаятьчел схемаларга җәлеп итүне кисәтү юнәлешендә зур эш башкара: мәктәпләрдә, лагерьләрдә, ата-аналар җыелышларында мәгълүмат кәгазьләре таратыла, инструктажлар һәм лекцияләр үткәрелә.
«Исәптә торучы балаларга «Тюрьма» фильмы премьерасын күрсәттек, аны безнең өчен «Татмедиа»дан коллегалар төшерде. Ул наркотиклар яшерү белән шөгыльләнеп беренче тапкыр җаваплылыкка тартылган балаларга багышланган. Аларның күбесе әйбәт егетләр: кемдер әти-әнисенә ярдәм итәргә теләгән, кемдер акча эшләмәкче булган. Әмма нәтиҗәдә алар тормышларын гына бозды», – дип сөйләде Алсу Әсәдуллина.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Фильм күрсәтү алдыннан психолог лекция үткәргән, аннары балалар сораулар бирә алган.
Мошенниклар акча урлап кына калмый, кешеләрне җинаять эшләүгә дә җәлеп итә. Кызганыч, моңа еш кына балалар да дучар була.
Экспертлар шикле кешеләр белән аралашмаска, алар белән шаярып кына да сөйләшмәскә киңәш итә. Акчагызны югалткан яки аферистларга шәхси мәгълүматларыгызны тапшырган очракта, беренче чиратта барлык парольләрегезне алыштырыгыз һәм полициягә мөрәҗәгать итегез.
Елена Фенина, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз