Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Куркыныч очраклары турында белү өчен мобиль кушымта кулланырга киңәш иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Җитәкчеләргә һәм җаваплы вәкилләргә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымтасын урнаштырырга киңәш иттеләр. Аның аша гражданнар куркыныч янау очраклары һәм телеграм-каналларда трансляцияләү турында оператив мәгълүмат ала алачак.

Фото: © кушымтадан скриншот

Фото: © кушымтадан скриншот
Моңа кадәр республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда барлык ведомстволар кабат БПЛА һөҗүме булу ихтималына әзер торырга тиеш, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, 21 декабрьдә Казанда булган хәл, бәхеткә, корбаннарга китермәде. Әмма Яңа ел чараларын үткәрү вакытында да мондый хәл кабатланырга мөмкин.
Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел каникулларында иминлекне тәэмин итүне төп бурыч дип атады. Республика җитәкчесе кушканча, Яңа ел чорында тәүлек әйләнәсе дежур тору оештырылырга, һәркайда җаваплы кешеләр торырга тиеш. Ул шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта җитәкчеләргә һәм беренче затларга үзләренә һәлакәт урынына килергә, оператив рәвештә тиешле карарлар кабул итәргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз