news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куркыныч этләрне муенчаклы баудан башка гына урамда йөрткән өчен штраф түләтмәкчеләр

Санкт-Петербург Закон чыгару җыены куркыныч токымлы этләрне муенчаклы баудан башка гына урамда йөрткән өчен аларның хуҗаларын штрафка тартырга тәкъдим итте. Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты тапшырылган, дип яза «Российская газета».

Әлеге закон проекты физик затларны – 3 мең, юридик затларны 30 мең сумга кадәр штрафка тартуны күздә тота.

Хәзерге законнар потенциаль куркыныч тудыручы этләрне муенчаклы баудан башка гына урамда йөртүне тыйса да, аны бозган өчен җаваплылык каралмаган, диелә проектның аңлатма язуында.

12 токымдагы эт (акбаш, Америка бандогы, амбульдог, Бразилия бульдогы, булли Кутта, бэндог, алапах чиста токымлы бульдогы, бүре-эт гибридлары, волкособ, гуль дог, питбульмастиф, Төньяк Кавказ эте – шулай ук аларның метислары) потенциаль куркыныч тудыра дип санала. Әлеге исемлек РФ Хөкүмәте карары белән расланган.

Закон проекты авторлары Административ хокук бозулар турындагы кодексны яңа маддә белән тулыландырырга тәкъдим итә. Аның нигезендә, югарыда санап үтелгән этләрне муенчаклы баудан башка гына урамда йөрткән өчен кисәтү ясаячаклар яки административ штрафка тартачаклар. Штрафның күләме гражданнарга – 1500-3000, вазифаи затларга – 5 000-15 000, юридик затларга 15 000-30 000 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100