Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курил янында җир тетрәү булган
Сейсмологлар якшәмбе көнне Курил янында 5,0 магнитудалы җир тетрәү теркәгән, дип хәбәр итә «РИА Новости». Басмага бу турыда Россия Фәннәр академиясенең Бердәм геофизик хезмәтенең утрау филиалыннан мәгълүмат килгән.
«5,0 магнитудалы җир тетрәү 21 майда 20.39 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 12.39 сәгатьтә) булды. Аның үзәге диңгездә Шикотан утравының Малокурильское авылыннан 39 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Җир этәргечләре үзәге 41 километр тирәнлектә урнашкан», – дип төгәлләштерде «Южно-Сахалинск» сейсмостанциясе җитәкчесе Елена Семенова.
Әңгәмәдәш сүзләренчә, Шикотан һәм Кунашир утрауларында яшәүчеләр магнитудасы 4 баллга кадәр булган җир тетрәүләр сизгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз