news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курил утраулары янында җир тетрәү булган

Тын океанда Төньяк Курил ярлары янында 5,7 магнитудалы җир тетрәү булган, аны Парамушир утравында тойганнар. Бу хакта, «Южно-Сахалинск» сейсмостанциясе башлыгы Елена Семенова хәбәренә нигезләнеп, РИА Новости яза.

«Парамушир утравында Төньяк Курильск шәһәреннән 139 чакрым көньяктарак 5,7 магнитудалы җир тетрәү 2 августта 11.13 (Мәскәү вакыты белән 03.13 сәгатьтә) теркәлде», - дип сөйләде сейсмолог.

Семенова мәгълүматы буенча, Төньяк Курильскта җир тетрәүне өч баллга кадәр көч белән тоялар, цунами хәвефе игълан ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot