Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курил утрауларында тарихта беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясе узды
Диктант язар алдыннан акциядә катнашучылар Татарстан Республикасы гимнын тыңлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Сахалин һәм Курил утрауларында яшәүче 376 кеше «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция Көньяк Сахалин шәһәрендә 12.00-17.00 сәгатьләрдә узды. Диктант язар алдыннан акциядә катнашучылар Татарстан Республикасы гимнын тыңлады. Акцияне «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге» җитәкчесе Җәмилә Карпова оештырды.
Татар телендәге диктантны шулай ук Поронайск, Углегорск, Оха һәм Долинск муниципалитетларында да яздылар.
Поронайскида әлеге акцияне - «Туган тел» үзәге җитәкчесе Асия Жерякова, Долинскида — татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәмирә Гайнуллина, Углегорскида - татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Галимә Галиуллина, Сахалинның төньягында — Оха шәһәрендә Нурзилә Мансурова оештырды.
«Бүген без үзебезне бөек татар халкының бер өлеше итеп тойдык», - диде үз чыгышында хезмәт ветераны Роза Вахитова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз