news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курил утраулары янында җир тетрәгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, корбаннар һәм җимерелүләр юк

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Сейсмологлар Курил утрауларыннан ерак түгел Тын океан акваториясендә 4,3 магнит көчле җир тетрәүне теркәгән, дип хәбәр итә «Интерфакс» Камчатка крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы идарәсенә сылтама белән.

"Җир тетрәүнең үзәге Командор утрауларының берсе - Беринг утравында урнашкан Алеут районы Никольское авылыннан 30 чакрым көньяк-көнбатышта 53 чакрым тирәнлектә булган", -  диелгән хәбәрдә.

Камчатка крае торак пунктларында җир асты селкенүләре сизелмәгән. Корбаннар һәм җимерелүләр юк, цунами куркынычы игълан ителмәде", - дип ассызыклыйлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100