news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курганда Муса Җәлил бюстын ачтылар

Курганда Муса Җәлил бюстын ачтылар
Фото: https://tatar-congress.org

Бүген, 22 июньдә, Курган шәһәрендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истәлекле корылма «Библиотечный» скверы территориясендә урнаштырылган. Бюстның авторы – Винера Абдуллина. Ул - танылган скульптор һәм Санкт-Петербург заманча сәнгате вәкилләренең берсе. Бүген һәйкәлне Санкт-Петербургтан Курганга китергәнннәр.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, «Урал аръягы» татарлар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Курган өлкә Думасы депутаты, бюстны куйдыруда төп матди ярдәм күрсәткән Марат Исламов, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров, Курган шәһәре башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Антон Науменко һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100