news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган шәһәрендә беренче тапкыр татар гармунчыларының «Гармун-фест» фестивале узды

Бәйрәмдә Шатров, Целинный, Шадрин муниципаль район һәм округларыннан һәм Курган шәһәреннән гармунчылар җыелды.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Курган өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә беренче тапкыр «Гармун Фест» татар гармунчыларының региональ конкурсы оештырылды.

Фестивальдә Шатров, Целинный, Шадрин муниципаль район һәм округларыннан һәм Курган шәһәреннән башкаручылар җыелды. Чарага килә алмаучыларга онлайн чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар татар телендә җыр башкарырга тиеш иде. Бу хакта gtrk-kurgan.ru хәбәр итә.

Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр бирелгән.

Курган өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәге 2022 елда ачылды. Шуннан бирле ул регионда яшәүче барлык татарларның да очрашу урыны булып тора. Монда Милли телләр көннәре дә, фольклор бәйрәмнәре дә, декоратив сәнгать күргәзмәләре дә уза. Үзәкнең үз музее бар, анда Урал аръягы татарларының көнкүреш кирәк-ярагы һәм кием-салымнары куелган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100