Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курган өлкәсеннән эшмәкәр Карина Шәрипова: Төп проблема – кадрларның алмашынып торуы
«Шәһәребез бистә тибында, шуңа күрә яшьләр башка шәһәрләргә күченеп китә», - диде ул.
Курган өлкәсе Шумиха шәһәреннән эшмәкәр Карина Шәрипова гаиләсе белән авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек бизнесын алып баруы, бизнестагы проблемалар хакында сөйләде.
«Җыенда беренче тапкыр катнашам. Үзем өчен һәм предприятие өчен яңа фикерләр туплап кайтам. Төп проблема – кадрларның алмашынып торуы. Шәһәребез бистә тибында, шуңа күрә яшьләр башка шәһәрләргә күченеп китә. Өлкән яшьтәгеләр дә актив эшли алмый. Белемле кешеләр аз», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.
Карина Шәрипова җыенда авыл хуҗалыгы институтлары белән предприятиеләрнең хезмәттәшлек итүе турында белгән.
«Студентлар авыл хуҗалыгындагы эшне белми. Институтны тәмамлагач, үз һөнәре буенча эшкә урнашырга теләмиләр. Шуңа күрә студентларга авыл хуҗалыгы өлкәсе белән шөгыльләнгән оешмаларда практика үтү мөмкинлеген бирергә, эшмәкәрләр белән очрашулар оештырырга кирәк. Курган өлкәсеннән башка эшмәкәрләр белән сөйләштек, күбесенең фермага барып караганы юк икән. Гаҗәпкә калдым», - диде ул.
Яшь эшмәкәр гаилә бизнесы белән таныштырды. Алар Шумиха шәһәрендә 1800 гектарда бодай, карабодай, җитен үстерә. Шулай ук, икмәк пешерү пекарнялары бар ипи пешереп сату белән шөгыльләнәләр. «Бизнес белән 25 ел мәшгульбез. Аны дәү әти башлап җибәргән иде. Бизнес эшчәнлегендә катнашам, эшне дәвам итәм, чөнки бизнеста һәрвакыт үсеш булырга тиеш. Балачактан ук шул мохиттә кайнадым, күзәтергә ярата идем», - диде эшмәкәр.
Карина Шәрипова бизнесны Курган өлкәсеннән тыш, Россиянең башка төбәкләренә дә җәелдерергә хыяллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз